Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Нурлат районыннан сыер савучыны бүләкләделәр

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Светлана Пайдуганова “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә «Сөләйманов А.И.» КФХ машина белән сыер саву операторы Светлана Пайдуганова “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Светлана Сергеевнага бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Светлана Пайдуганованың терлекчелектә гомуми стажы 35 ел тәшкил итә, «Сөләйманов А.И.» КФХында ул 2009 елдан бирле эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International