Нурлат юбилярына матур теләкләр һәм котлаулар бүләк ителде

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Чулпан авылында яшәүче Сәрия Гыйбадуллина бу атнада 60 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.

Бүген аны күренекле дата белән Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүетдинова һәм инвалидлар җәмгыяте вәкиле Ирина Савгачева котлады, бүләкләр тапшырды.

Без сезне актив тормыш позицияле, хезмәт сөючән, фидакарь кеше буларак беләбез. Халкыбызның татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклауга керткән өлешегез өчен Сезгә зур рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте Әлфия Салиховна юбилярга һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Сәрия Рифкатовна, сәламәтлегенә карамастан, бүген дә район чараларында актив катнаша, кул эше белән шөгыльләнә: яулыклар чигә, матур чәчәкләр бәйли, хуҗалыгын алып бара. Ә иң мөһиме, ул тормышны чын-чынлап ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International