Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Тантаналы чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Бүген нурлат аграрийлары муниципаль район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша. Делегация составында районның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре.

Бүген шулай ук Татарстанда быелгы иң эре агротехнологик күргәзмә ТатАгроЭкспо ачылды. «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә тантаналы шартларда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә 43 автомобиль тапшыру тантанасы узды. Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы да яңа автомобиль ачкычларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International