Нурлат рәссамы район газетасының 90 еллыгына логотип иҗат итте

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

"Дуслык"ның 90 еллыгына логотип әзер. Аны талантлы рәссам Сергей Николаевич Коновалов ясады. 

Төрле вакыйгалар уңаеннан фирма стилен, логотиплар эшләү белән рәссам әле 2003 елда ук, үзенең реклама агентлыгын ачкач ук шөгыльләнә башлаган. Шуңа күрә проектларны эшләү буенча бай тәҗрибәгә ия һәм һәр эшне зур җаваплылык белән башкара. Ул "Дуслык" өчен логотип булдыруга да җитди һәм дулкынлану белән алынды.

- Нурлатта 8 яшемнән үк, 1965 елдан бирле яшим, шуннан бирле район газетасы белән яхшы таныш. “Дуслык”ны районның тарихи хәбәрчесе дип атар идем. Елдан-ел безнең шәһәр, район үзгәрә, һәм бу яхшы үзгәрешләр, һәм бөтен тарих аның битләрендә ачык чагылыш таба. Минемчә, Нурлатта һәркемнең үз тарихы, газета белән бәйле үз хатирәләре бар. Боларның барысы да логотипта да чагылырга тиеш, дип саныйм һәм шуңа әлеге логотипны гади һәм эчтәлекле итеп күрсәтергә тырыштым, - ди ул.

Логотипта дизайн, төсләр гаммасы һәм мәгънә үзенчәлеге уңышлы яраша. Рәссам сүзләренчә, ул аны компьютерда вектор графикасыннан файдаланып төзегән. Шулай ук башка  графика элементларын да өлешчә кулланган. Мисал өчен, газетаның тупланмасын башта кулдан ясаган, аннары компьютерга күчергән. Сергей Николаевичның иҗат җимеше газетаның 90 еллык юбилеен символлаштыручы билге булып ел дәвамында хезмәт итәчәк. Һәм, әлбәттә, безнең "Дуслык" тарихына, димәк, район тарихына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International