Аксумла авылы Мәдәният йортында менә 7 ел музей эшләп килә. Монда, нигездә, чуваш халкының традицияләрен һәм көнкүрешен чагылдыра торган экспонатлар тәкъдим ителгән. Авылдагы музей почмагы элек тә мәктәптә булса да, кызганычка каршы, хәзер ул юк, - дип уртаклашты музей җитәкчесе Галина Лизратова.
Шуңа күрә Мәдәният йортына мөдир урнашкач, тарихи кыйммәткә ия экспонатларны җыю эшен нульдән башларга туры килде. Авылда әлегә кадәр буш торган иске йортлар бар. Бу йортларда элек яшәгәннәргә, авылдашларның оныкларына мөрәҗәгать иттем, нәтиҗәдә көнкүрештә кулланылган предметларны җыя алдык.
Шулай, музей 19 гасыр ахырында әзерләнгән сыерлар өчен агач камыт белән, җитеннән милли стильдә чигүле хатын-кыз күлмәге белән тулыланды. Музей әлегә зур түгел, монда 50 дән аз гына артык экспонат җыелган. Әмма кулга кайсын гына алма, аларның һәрберсендә шул чор рухы, хуҗасы турында хәтер сакланган. Мәсәлән, музей диварында эленеп торучы төрле төстәге келәмгә - 100 ел. Келәмне тукучы оста Мария Митрофанова хәзер вафат инде, кул эшләрен музейга аның кызы Зинаида Пайдуганова тапшырды. Озак еллар әнисе истәлеге итеп саклаган ковер бүген авыл халкын да сокландыра.
Музей беркайчан да буш тормый, өлкәннәр, Мәдәният йортына бәйрәмнәргә килгәндә, бирегә һичшиксез кереп чыгалар, балалар өчен дә даими экскурсияләр оештырыла. Сүз уңаеннан, балаларда ярты гасыр элек 2 сыйныф укучылары язган иншалар аеруча зур кызыксыну уята икән. Саргайган дәфтәрләрдә алар бигрәк тә хаталарны, яшьтәшләренең билгеләрен карарга ярата. Иншаларны авыл укытучысы Елизавета Петрова китерде. Тагын бер кыйммәтле экспонат - безнең авылда яшәүче Антонида Леонтьевна Парукова истәлекләре, аңа 91 яшь, ул тыл хезмәтчәне, - ди Галина Николаевна. - Ул аларны узган ел “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” проекты кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан язган иде.
Язмалар бик гыйбрәтле. Аларда 11 балалы гаиләнең сугышы елларындагы авыр тормышы турында сөйләнә. Алар, һичшиксез, киләсе буын өчен зур әһәмияткә ия. Хәер, бу сүзләрне һәр музей экспонатына карата әйтергә мөмкин, чөнки алар, мирас буларак, халыкның тарихын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклый.