Коронавирус йогышлы инфекциясе таралуга юл куймау һәм медицина әйберләре кытлыгын кисәтү максатыннан, «Татнефть» җәмгыяте Нурлат районын шәхси саклану чаралары һәм махсус костюмнар белән тәэмин итте.
Медицина битлекләре, стериль перчаткалар, кулны эшкәртергә гигиена сыеклыгы, контактсыз термометрлар, табиб-инфекционист кием комплектлары, комбинезоннар, куркынычсыз күчмә бокслар... Күпсанлы тартмалар төялгән КАМАЗ «Грани» мәдәни-ял үзәге янында тукталыш ясады: Нурлат районы «Татнефть» компаниясеннән чираттагы гуманитар ярдәм алды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Газизуллин район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән даими рәвештә районга ярдәм итүләре, шәһәр урамнарын эшкәртергә булышулары өчен компания вәкилләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Бу «Татнефть» җитәкчелегенең беренче ярдәме түгел, - диде Нурлат үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев, рәхмәт сүзләрен белдереп.
- Хастаханәгә тапшырылачак барлык чаралар, беренче чиратта, поликлиникага һәм медицина хезмәткәрләрен саклау өчен стационарга юнәлдереләчәк. Бер тапкыр киелә торган битлекләрне без стационарга ашыгыч ярдәм белән мөрәҗәгать иткән пациентларга да өләшәбез.