Бүген аңа 96 яшь тулган булыр иде. Көннең салкын булуына карамастан, традиция буенча, Габбас Кыям улы Гыйматдиновның туган көнендә нурлатлылар аның хөрмәтенә куелган стела янына җыелдылар. Ихтирам һәм хөрмәт билгесе буларак ал чәчәкләр салдылар.
Район җитәкчелеге, Ветераннар советы әгъзалары, Габбас Гыйматдинов кул астында җитәкчелек мәктәбен узган нурлатлылар, аның яшьтәшләре район җитәкчелегендә 20 елдан артык эшләгән легендар шәхесне хөрмәт белән искә алдылар. Район хакимияте исеменнән шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров хәтер сүзләрен җиткерде.
«Ул кешеләр турында кайгыртучан, киләчәк турында алдан уйлап эш итүчән искиткеч кеше иде. Ул безнең район өчен бик күп эшләр башкарды, нефть, шикәр сәнәгатен үстерүгә, совхозлар һәм колхозлар төзүгә зур игътибар бирде. Без Габбас Кыям улын оста җитәкче буларак истә тотачакбыз, ул һәрвакыт безнең белән, безнең йөрәкләрдә», – диде Владимир Михайлович.
Габбас Кыямович Гыйматдинов 1965-1987 елларда Октябрь район комитетының беренче секретаре булып эшләгән, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Халыклар дуслыгы», I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
Нурлатлылар аның турында истәлекләрне кадерләп саклыйлар, шәһәрнең үзәк урамнарының берсе, Мәдәният сарае Габбас Кыям улы Гыйматдинов исемен йөртә.