«Южная» агрофирмасының Киекле бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре бара.
Хуҗалыкның кышкы чорда бары азга гына тынып торган паркында яңадан җанлылык хөкем сөрә, һәр ике ремонт остаханәсенең торбаларыннан төтен чыга. Остаханәләрнең берсендә тәҗрибәле слесарьлар Илнур Даутов, Хәмит Шәймәрданов һәм Айрат Мингазев культиваторларны ремонтлау белән мәшгуль. Язгы чәчүгә әзерләнүдә алар беренче ел гына катнашмый, шуңа күрә эш тоткарлыксыз бара.
Запас частьләр бар, гаражлар җылытыла. Чәчүгә кадәр бөтен техниканы әзерләп куярбыз дип уйлыйм, - ди бу эштә 14 елга якын тәҗрибәсе булган Илнур Даутов.
Икенче остаханәдә Илнур Колмөхәммәтов тракторын ремонтка керткән. Биредә читтән белгеч эзләмиләр, аны төзәтер өчен, үз мотористлары бар-Әхтәм Галәветдинов техниканы сүтеп, кабаттан җыя. Тимерчеләре дә бар, кирәк булса, остаханәдә теләсә нинди эшне дә үзләре башкара ала. Тырмалар, чәчкечләрнең күбесе кырга чыгарга әзер инде, аларны кышкы саклауга куйганчы ук тәртипкә китергәннәр. Хәзер культиваторларны көйләү һәм комплектацияләүне төгәллиләр, чиратта – сөрүлек культуралары чәчкечләрен ремонтлау, чөнки хуҗалыкта азык культуралары мәйданы сизелерлек артачак.
Бу терлекчелек комплексы территориясендә куәтле азык-төлек комплексы төзү белән бәйле. Хуҗалыкта энергия куәте көчле булган тракторларны ремонтлауга да проблемалар тумаячак, дип саныйлар.
Безнең сорау буенча алар өчен запас частьлар кайтарылган инде, тиздән алар хуҗалыкка килергә тиеш, – ди Киекле бүлекчәсе идарәчесе Әхәт Ганиев.
Хуҗалык җитәкчелеге техниканы вакытында - 1 апрельгә кадәр ремонтлауны төгәлләргә планлаштыра. Техникасы төзек булган кеше кырга тыныч күңел белән чыга бит.