Нурлат аграр техникумында кирәкле һөнәр алу өчен барлык мөмкинлекләр бар

2021 елның 7 феврале, якшәмбе

Бүгенге көндә Нурлат аграр техникумында 455 студент белем ала. Республиканың барлык халкы да сыйфатлы белем алу һәм үз районында кирәкле һөнәрне үзләштерү мөмкинлеге белән мактана алмый.

Менә 3нче курс студенты Фаяз Рәхмәтуллин да туган җирендә калырга уйлый. Мин «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укыйм. Техникумны тәмамлаганнан соң югары белем алырга һәм монда кайтырга планлаштырам. Районыбыз аграрийлар белән дан тота, бу юнәлештә эш табуы җиңел булачак, - дип, үз планнары белән уртаклашты ул. Моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган булуына без күптән түгел техникумда булып, үзебез дә инандык. Барлык кирәкле җиһазлары булган иркен укыту-җитештерү остаханәләре, авыл хуҗалыгы машиналарының интерактив тренажерлары, китапханә, спорт һәм тренажер заллары, медицина кабинеты, ашханә, 50 урынлык тулай торак, техникум тарихы музее һәм хәтта авыл хуҗалыгы продукциясен үстерә торган җир участогы да бар.

Шушы көннәрдә биредә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та белем бирү процессын оештыру белән танышты. Алар җитештерү остаханәләрен карап чыктылар, студентлар белән аралаштылар, хезмәт коллективы белән очраштылар.

Сез матур уку йортында укыйсыз, монда үзләштерелгән һөнәрләрегез тормышта һичшиксез кирәк булуын телим. Яшьләр кулында - безнең киләчәгебез. Үз алдыгызга иң кыю максатлар куярга курыкмагыз һәм аларга ирешегез, - дип мөрәҗәгать итте очрашудан соң студентларга республиканың баш экологы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International