Кәкре Атауда пляж волейболы өчен мәйданчык, балалар уен комплексы һәм ике теннис өстәле барлыкка килде. Авыл халкына спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген Нурлатта яшәүче Илдар Кәлимуллин бүләк иткән. Ул «Татнефть» грантлар конкурсында һәм «Бәхетле балачак» балалар спорт-уен мәйданчыгы» номинациясендә 250 мең сум откан. Нәкъ бу авылны сайлавы очраклы түгел, Кәкре Атау - әнисенең туган авылы.