Богдашкино авылында узган традицион чаңгы ярышлары гадәти старт кына түгел, ә зур спорт бәйрәме кебек үтте. Чөнки турнир спортчыларга гына түгел, җанатарларга да шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Быел шулай ук аниматорлар да бәйрәм кәефе тудырды, спортчылар өчен туклану оештырылды, саф һавада кайнар чәй эчәргә мөмкин иде.
Чаңгы ярышында катнашучыларны һәм чара кунакларын турнирның инициаторы Вячеслав Панков һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сәламләделәр.
Чаңгы буенча беренчелек өчен быел 11 район һәм шәһәрдән 215 спортчы көч сынашты. Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара.
Мисал өчен, "Георгий көне"ндә беренче тапкыр Байлар Сабасыннан чаңгычылар катнашты. Алар өчәү генә иде, әмма барысы да призлы урыннар алды. Нурлат районы спортчыларыннан тыш Чистай, Әлмәт, Әлки, Аксубай районнары спортчылары да катнашты. Самара өлкәсенең Шенталы һәм Чаллы-Башы районнарыннан ярышларда даими катнашучыларга Келәүледән һәм Самараның үзеннән чаңгычылар да килгән иде.
Бу көнне барлыгы 32 тулы комплект бүләк уйнатылды. Аларга иң кечкенә чаңгычылардан алып сигезенче дистәне алмаштыручыларга кадәр лаек булдылар. Сүз уңаеннан, һәр ветеранны яшьләр мисалында китерергә мөмкин. Һәрвакыттагыча стартка алар җиңүгә хәрби әзерлек белән чыктылар.
Турнирның үзенчәлеге булып 15 чакрым ераклыктгы абсолют дистанция булды. Аны 8 спортчы узды.