Нурлатта күп балалы гаиләләрдәге балалар кече кышкы Сабантуйда катнаштылар

2021 елның 6 феврале, шимбә

Бу спорт бәйрәмен «Бердәм Россия»партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе тарафдарлары советы оештырды.

Шушы көннәрдә «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары Нурлатта « Һәр көнне спорт белән » акциясе кысаларында күп балалы гаиләләр һәм шул гаиләдәге укучылар өчен кече кышкы спорт Сабантуе үткәрделәр.

Катнашучылар өч командага бүленде. Кече Сабантуйның спорт программасы берничә этаптан торды: чаңгыда йөгерү, спорт «ватрушкалары»нда, гимнастик таяклар белән эстафета, аркан  тартышу һәм башкалар.

Балалар вакытны саф һавада күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Чара нәтиҗәләре буенча Нурлат җирле бүлекчәсе тарафдарлары Советы рәисе Ольга Пакшина җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.

1 урынны «Йолдыз» командасы, 2 урынны - «Ялкын», 3 урынны - «Ак барс» командасы алды.

Кече Сабантуй чәй табыны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International