Нурлат шәһәрендә спортның офис төрләре буенча чемпионат узды

2021 елның 6 феврале, шимбә

Катнашучылар офис урындыкларында узышларда, урнага кәгазь ыргытуда һәм башка шаян эстафеталарда катнашты.

Нурлат яшьләренең чираттагы эш атнасы район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан Мәдәният сараенда оештырылган гадәти булмаган чемпионатта катнашу белән тәмамланды.

Исеме спорт атамасына караса да, чемпионатның спортка бернинди катнашы юк һәм күңел ачу характеры йөртә икән. Катнашучылар, ике командага бүленеп, офис урындыкларында ярыштылар, ручканы сүтеп җыйдылар, скрипкаларны беркеттеләр, мөһер һәм имзалар куйдылар, урнага кәгазьләр ыргыттылар... Кызлар һәм егетләр рәхәтләнеп эстафетада катнаштылар, эш көненнән соң ял иттеләр.

Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды, катнашучылар оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

Биредә шулай ук предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Спартакиада йомгаклары буенча да бүләкләү булды. Беренче урынны «ТАГРАС-ЭнергоСервис» коллективы алды, икенче урында - мәгариф бүлеге командасы, өченчедә - «Нурлат җылылык челтәрләре». Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова җиңүчеләргә спорт инвентарьлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International