Бу көннәрдә Нурлатта "Бала - төп пассажир" оператив-профилактик чаралары уза. Алар пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән. 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбенең "Светофор" яшь инспекторлар отряды әлеге акциягә кушылды һәм яшь пассажирларның куркынычсызлыгын пропагандалау өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белән берлектә танып белү чарасы үткәрде.
Балалар җитәкчеләре Г.И. Галәмова белән берлектә машина йөртүчеләр өчен белешмәлекләр һәм балаларны машинада куркынычсыз йөртү җайланмаларын куллану кирәклеге турында листовкалар әзерләделәр.
Акция барышында укучылар инспекторлар җитәкчелегендә машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне һәм балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, листовкалар һәм белешмәлекләр тараттылар.
"Юл хәрәкәтендә катнашучылар яшь инспекторларны инициативасын хуплады һәм ата-аналарның балаларының иминлегенә игътибарны җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләделәр. Шундый һәр акция күп баланың гомерен саклап калырга мөмкин", - дип уртаклашты Гөлия Илгизовна.