Туклануны оештыру мәсьәләсе депутатлар контролендә

2021 елның 6 феврале, шимбә

Урта Камышлы авыл җирлегендә “Бердәм Россия” депутатлар төркеме мәктәптә һәм балалар бакчасында туклануның сыйфатын тикшерде.

«Безнең җирлекнең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсе – һәрчак  депутатларыбыз контролендә. Без продуктларның сыйфатын, әзерләү һәм саклау шартларын тикшердек. Балалар фикере белән кызыксындык. Тулаем алганда, туклануны оештыруга уңай бәя бирелде”, - дип йомгак ясады Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International