Нурлат муниципаль районында район Советының чираттагы җиденче сессиясе узды.
Район Советы сессиясе белән Нурлат муниципаль районы Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Николай Нефедов, Рәис Сөләйманов, Шамил Яһудин, ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, шулай ук ТР Президенты Аппаратының, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылды - Нурлат районының 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар.
Әлеге тема буенча Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин чыгыш ясады. Хисап чыгышын ул узган елның мөһим вакыйгаларыннан башлады - ТАССРның 100 еллыгы, Нурлат районының 90 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгы, ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, депутатлар һәм республика Президенты сайлаулары. Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларның һәр вакыйгада һәм чарада актив катнашуын билгеләп үтте. Аннары ул икътисадый күрсәткечләрне яктыртты, һәр тармакка аерым тукталды. Нефть чыгаручы һәм нефть сервисы компанияләренең район икътисадына төп өлеш кертүләрен дәвам итүләрен билгеләп үтте.
Нурлат районы өчен узган ел бөртеклеләрнең рекордлы уңышы белән билгеләнде - 2019 ел белән чагыштырганда үсеш 48 процент тәшкил итте, уңдырышлылык - 44,4 центнер. Монда Алмаз Әхмәтшин авыл хуҗалыгының һәр тармагына үсемлекчелек, терлекчелек, шулай ук КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә аерым тукталды. Докладта кооперативларның, кече һәм урта бизнесның, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр һәм аларга ярдәм итү чараларының эшчәнлеге дә чагылыш тапты. Узган ел төзелеш өлкәсендә дә нурлатлылар өчен бай ел булган. Төзүчеләр торак тапшыру планын тулысынча үтәгәннәр.
«Ел дәвамында барлыгы 20 000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк», - дип билгеләп үтте район Башлыгы. Юл төзелешендә, су белән тәэмин итүдә, төзекләндерү, социаль өлкәдә дә уңай нәтиҗәләр күп.
Алмаз Әхмәтшин волонтерлык хәрәкәтенең, хокук саклау органнарының ролен, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт секторының уңышларын аерым билгеләп үтте.
Шулай ук район Башлыгы агымдагы чорга куелган бурычларны билгеләде һәм нурлатлыларны алдагы вакыйгаларда: халык санын алу, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда активлык күрсәтергә өндәде.
Чыгышының ахырында Алмаз Әхмәтшин бердәм киеренке һәм нәтиҗәле эш алып барулары өчен Дәүләт Советына, республика Хөкүмәтенә, депутатларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, район активына һәм халкына рәхмәт белдерде.
Сессия эше бүләкләү белән дәвам итте.