Җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе Нурлат муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясе кысаларында оештырылды.
Күргәзмә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче җирле осталар, шулай ук шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары катнашында узды.
Җирле җитештерүчеләрнең продукциясе белән Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов танышты.
Күргәзмәдә нурлатлылар 2020 елда төп казанышлары турында сөйләделәр, сөт, ит продукциясе, бал, кулинар эшләнмәләр, үсентеләр һәм башкалар тәкъдим иттеләр.
Нурлат аграр техникумы студентлары WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатындагы уңышлары белән уртаклаштылар. Монда кунаклар «Заготпром» авыл хуҗалыгы кооперативының яңа ит эшкәртү цехында җитештерелгән продукция белән таныштылар.
Нурлат автомобиль юллары идарәсе күргәзмәсе дә аеруча кызыксыну уятты, анда юлчылар Нурлат районында юллар төзегәндә һәм ремонтлаганда кулланыла торган асфальт-бетон катнашмаларның яңа төрләре турында сөйләделәр, шулай ук заманча техника белән таныштырдылар.