Прокурор-спортчылар йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, мини-футбол кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ярышлар “Нурлатнефть” НГДУсы спорт комплексында, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәм аэропорттагы йөгерү мәйданчыгында үтте. Спартакиаданы ачу тантанасында Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов катнаштылар. Гомумән, прокуратура хезмәткәрләре спорт белән даими шөгыльләнеп яшәргә тырыша һәм бу ярышларга да бик җитди карый. “Без атна саен бассейнга, “Ледок” боз сараена йөрибез. Спартакиада Россия Генераль прокуратурасы инициативасы белән уздырыла, һәм бу ярышларда һәркемнең матур нәтиҗәләр күрсәтәсе килә”, – ди Нурлат шәһәре прокуроры Әнис Вәлиуллов. Гомуми нәтиҗәләр буенча зона турының җиңүчесе дип Түбән Кама командасы танылды. Нурлат прокуратурасы – II, спасслылар III урыннарны бүлеште. Хәзер иң яхшы спортчылардан бу зонаның җыелма командасы тупланачак һәм алар республика этабында”Көньяк” зонасын тәкъдим итәчәк. Анда да югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләрнең республика җыелмасы составына эләгеп, Россия күләмендә чыгыш ясау мөмкинлекләре бар.