Узган елның сентябрендә нурлатлылар өчен яңа заманча спорт сарае үз ишекләрен ачты. Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов муниципаль район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә «Тулпар» спорт сараенда булды.
Юрий Зимелевич Спорт сараенда заманча шартлар белән танышты, спорт мәктәбенең педагогик коллективы һәм яшь спортчылар белән аралашты.
«Тулпар» - республикада балалар һәм өлкәннәр өчен ике бассейн урнашкан уникаль спорт сарае. Биредә универсаль спорт залы, көрәш һәм тренажер заллары да бар. Бүгенге көндә Спорт сараенда 737 нурлатлы шөгыльләнә.
Гомумән алганда, 2020 ел Нурлат районы өчен спорт инфраструктурасы объектларын үстерү максатыннан мөһим ел булды. Йөгерү һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен яктыртылган трассалы «Ак Барс» спорт үзәге ачылды. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча «Спорт» паркын төзүнең икенче этабы тәмамланды, Нурлат шәһәренең Могыйнов урамында һәм Чулпан авылында ике спорт мәйданчыгы төзелде.