125 нче Нурлат янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы «Автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә һәлакәттән коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең иң яхшы командасы» исеменә ярышларның беренче этабында катнашты.
Ярышлар Әлмәт шәһәренең 11 янгын-коткару отряды базасында узды.
“Бу ярышларда 13 янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе катнашты. 125 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы каравыл башлыгы Инсаф Хәйруллин, бүлек командирлары Евгений Егоров һәм Рамил Миндубаев, янгын сүндерү машинасы йөртүчесе Ринат Шәйдуллин составында икенче урынны алды, - дип хәбәр итте 125 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Евгений Попов.