Юрий Камалтынов Нурлатта “Киләчәк” балалар иҗат үзәгендә булды

2021 елның 5 феврале, җомга

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Нурлатка эш визиты кысаларында “Киләчәк” балалар иҗат үзәгендә булды. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында ул түгәрәкләр оешмалары эшчәнлеге белән танышты һәм аларга йөрүче балалар белән аралашты.

Юрий Зимелевич әлеге үзәк базасында төрле юнәлешләр буенча дәресләргә меңгә якын яшь нурлатлылар йөрүе һәм тагын 885 укучы шәһәрнең һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре базасында түгәрәкләргә йөрүе белән таң калды.

Дәүләт Советы депутатын үсеп килүче буынның иҗади потенциалын үстерү мөмкинлеге шатландырды. Суднолар модельләштерү остаханәсендә ул үзе балачакта макетлар буенча детальләр ясаганын, алардан корабльнең ошаган моделен җыйганын исенә төшерде. Ә экологик лабораториядә балалардан ни өчен кыш көне кошлар көнбагышны яратып ашаулары белән кызыксынды:

  • Минем дә җимлегем бар. Мин анда бөртек тә, валчыклар да салам. Әмма кошлар ни өчендер көнбагышны ныграк яраталар.

Яшь экологлар биредә кошларга җимлекләр ясау белән мәшгуль иделәр.

Бу җимлекләрдән кошлар ашарлармы соң? - дип кызыксынды

  • Әлбәттә. Бу җимлекләр үзләре дә ашарга яраклы бит. Алар камырдан, - дигән җаваптан канәгать калды килгән кунак.

"Тылсымчылар академиясе" укучылары Юрий Камалтыновка символик бүләк - дискка язылган беренче мультфильмнарын бүләк иттеләр. Аны булдыру өстендә яшь мультипликаторлар 2 ай чамасы көч куйган.

“Киләчәк” үзәгенең барлык берләшмәләре дә кунакларга үз иҗатларын шатланып тәкъдим иттеләр. «Яңа буын» коворкинг – заманча аралашу үзәгенең истәлекле фоторәсемнәре галереясын озакламый ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән төшкән фотосурәт тә тулыландырачак.

Гомумән алганда, Юрий Камалтынов балалар иҗаты үзәгендә булдырылган инфраструктураны югары бәяләде. Биредә бик яхшы җырлыйлар, дәртләнеп бииләр, оста итеп рәсем ясыйлар, артистлыкны үстерәләр, декоратив-гамәли иҗатта осталыкларын арттыралар, заманча технологияләр үзләштерәләр, патриотлар тәрбиялиләр һәм яшь армиячеләрнең хәрәкәтен үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International