Тантаналы шартларда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин 12 ятим балага яңа фатир ачкычлары тапшырды.
«Бүген - сезнең һәркайсыгыз өчен истәлекле көн. Республика программалары ярдәмендә бездә йортлар төзү мөмкинлеге бар. Берничә ел элек күпкатлы йортлар төзелгән иде инде, быел эксперимент рәвешендә без, һәркайсыгызның аз гына җир кишәрлеге дә булсын өчен, йортларны бер катлы вариантта төзергә булдык, - диде Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, яңа фатир алучыларны котлап.
Йортлар шәһәрнең яхшы микрорайонында төзелгән. Әлеге йортларның территориясе дә төзекләндерелгән: тротуарлар төзелгән, агачлар утыртылган. Фатирлар яшәүчеләрне кабул итәргә тулысынча әзер.
Яңа фатирга күченүчеләрнең берсе Антон Космылин инде үз фатирына яңа җиһаз алып куярга да өлгергән.
«Мин Нурлатта аграр техникум тәмамладым, хәзер Казанда предприятиедә эшлим. Минем Казанда фатир алу мөмкинлеге бар иде, ләкин мин Нурлатны сайладым, ул минем өчен бик тә газиз шәһәр ", - дип уртаклашты Антон.
Өйләргә яңа күченүчеләргә ачкычлар белән бергә һәрберсенә микроволновкалар - беренче бүләкләр дә тапшырылды.