Синоптикларның фаразлары буенча, 5 февральдә Татарстан Республикасында җилнең 20 м /с ка кадәр көчәюе көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк, томан, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди карарга чакыра. Кышкы чорда «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең Техник регламентының 8 нче кушымтасында каралганча: декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, «Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертү буенча төп нигезләмәләр» 11п. нигезендә транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела. Шулай ук төрле бер күчәргә төрле размердагы, конструкцияләрдәге, протекторның рәсемнәре төрле булган, салкынга чыдам һәм салкынга бирешүчән, яңа һәм торгызылган, тирән рәсемле булган һәм яңа протекторлы шиналар кую тыела.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиешләр. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Машина йөртүчегә дә пассажирларга да куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк. 12 яшькә кадәр - алгы утыргычта, 7 яшькә кадәр - арткы утыргычта, балаларны үз авырлыгына һәм яшенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына йөртергә. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә һәм 12 яшькә кадәр арткы утыргычта йөрткәндә махсус куркынычсыз тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Җәяүлеләр юл аша бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыгар алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктаганлыгына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга һәм шуннан соң гына юл аркылы чыгарга кирәк. Бала белән юл аркылы чыкканда аны кулыннан тотарга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган предметлар һәм кием-салым куллануга аерым игътибар бирергә һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.