Нурлат шәһәрендә «Күп төрле автоярыш» конкурсының муниципаль этабы узды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Җирле ДОСААФ оешмасы курсантлары арасында автоосталыкның традицион конкурсы быел 18 катнашучыны берләштерде. Ярышлар берничә этапта узды: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан, медицина әзерлеге буенча тест, беренче ярдәм күрсәтү һәм иҗади сынау.

Автомәктәптә ярты ел гына шөгыльләнә торган курсантлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1 нче мәктәптән булачак автоледи Елизавета Михайлова алдан ук әзерләнә башлаган, шуңа күрә аның шәхси зачетта 1 нче урынны алуына гаҗәпләнергә туры килмәде.

"Мин юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларны җентекләп чиштем, медицина буенча өйрәнелгән материалны кабатладым. Бүгенге җиңүгә бик шатмын», - дип сөйләде бәйгедә катнашучы «Нурлат-информ» хәбәрчесенә.

Конкурс йомгаклары буенча, команда зачетында 1 нче урынны 1 нче мәктәп укучылары алды, 2 нче урында - шәһәр гимназиясе, 3 нче урында - 9 нчы мәктәп укучылары. Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Әлеге конкурс балалар юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда машина йөртү культурасын тәрбияләү максатында үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр безнең район данын республика этабында яклаячаклар», - дип билгеләп үтте “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.

Шулай ук биредә  ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов укучылар алдында чыгыш ясап, республика юлларында балаларның һәлак булу статистикасы буенча күңелсез саннар китерде, районда үткәрелә торган “Бала - төп пассажир” акциясе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International