Иске Әлмәттә яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Чираттагы җыен авыл Мәдәният йортында узды. Халык җыенында Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов, шулай ук районның җаваплы хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов эшчәнлекләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады.

Җирлек составына өч торак пункт керә, болар Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт һәм Нариманов исемендәге поселок, барлыгы 474 кеше яши.

Ел дәвамында авыл җирлегендә нәтиҗәле эш башкарылган: үзара салым программасы хисабына су белән тәэмин итү объектлары территорияләрен норматив хәлгә китергәннәр, урам лампаларын энергияне саклаучы лампаларга алыштырганнар һ.б.

2020 ел  - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей елы авыл җирлегендә яшәүчеләргә дә Яңа Әлмәттә яңа обелиск төзү һәм Нариманов исемендәге поселокта һәйкәл ачу белән истә калачак.

Җыенда авыл халкын борчый торган проблемалар да телгә алынды, шулай ук яңа календарь елга бурычлар да билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International