Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 4 февралендә  көндезге сәгать 10нан кичке 6га кадәр метеорология күренешенең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 4 февральдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек начарая барган томан саклана.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеошартларны исәпкә алып, түбәндәге куркыныч туу очраклары барлыкка килергә мөмкин:

  1. Федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге трассаларда юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималы арта.
  2. Граждан, дәүләт һәм эксперименталь авиация эшендә, шул исәптән аэродромнарда һәм вертолет мәйданчыклары эшчәнлеге тәртипләре бозылу ихтималы арта.

 

Җирле янгын-коткару гарнизоннары башлыкларына, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча идарәләре (бүлекләре) башлыкларына, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча тиешле превентив чаралар үткәрүне оештырырга.

 

Р.З. Хәбибуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International