Район җирле хакимиятенең авыл халкы белән кышкы очрашулары дәвам итә. Аларның чираттагысы кичә Мамык авыл җирлегендә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узды.
Линар Нурисламович катнашучыларны узган елда районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда республика программаларының ролен билгеләп үтте. Биредә үзара салым программасы аерым урын алып тора.
Чыннан да, Мамык авыл җирлегендә үзара салым акчасына шактый күп эш башкарылган.
Мамык авылында Мичурин урамында юл төзелә башлаган, су алу скважиналары территориясендә 2 җылытылган павильон төзелгән, электр җиһазлары алыштырылган, көчле басымлы җир асты электр кабеле сузылган, су башнясы буялган, су счетчигы сатып алынган, 180 м озынлыгында яңа койма тотылган.
Бутаиха бистәсендә 120 м озынлыгында кибет һәм почтага кадәр юл салганнар, чишмәгә кадәр 175 метрлы тротуар төзегәннәр, чишмәнең үзен чистартканнар (яңа кое төзегәннәр, навес урнаштырганнар, мәйданчыкка бетон җәйгәннәр).
Авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков авыл кешеләрен узган ел башкарылган эш нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Гражданнар җыены бүләкләү белән тәмамланды. Мәдәни-массакүләм чараларда актив катнашканы өчен “Нефтяник” Мәдәният йорты коллективын рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән, Гөлсирә Абдрахимова һәм Татьяна Анисимованы үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашканы өчен, шулай ук җирлекнең актив кешеләре - Сергей Ванчурин, Геннадий Павлов, Евгений Сарайнов һәм Виталий Ягуткинны билгеләп үттеләр.