Кышкы традицион җыеннар кысаларында җирле хакимият белән чираттагы очрашу Кычытканлы авыл җирлегендә узды. Җыен район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узды.
Авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров авылда 2020 елга эш йомгаклары турындагы хисап, агымдагы елга планнар турында чыгыш ясады. Линар Нурисламович катнашучыларны узган елдагы районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.
Авыл халкы үзен борчыган сорауларны да бирә алды. Шулай итеп, алар авыл үзәгендәге җимерелгән буаның язмышы белән кызыксындылар. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, бу мәсьәлә инде хәл ителә башлаган, тиздән әлеге территорияне ызанлау эшләре башланачак.
Җыен күтәренке рухта тәмамланды: Ринат һәм Разия Галиуллиннарны бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котлап, бүләк тапшырдылар.