Биләр РТПЦы зонасына цифрлы телевидение керде

2013 елның 5 апреле, җомга

Ул әлеге зонага караган 8 районда– шул исәптән бездә дә–  яшәүче 230 меңнән артык халыкны  сыйфатлы телевидение белән тәэмин итәчәк. DVB-Т2 стандартындагы беренче пакет программасында әлегә 8 телеканал (“Беренче канал”, “Россия 1, “Россия К”, “Россия  24”, “Россия 2”, “Петербург-5 канал”, “НТВ”, “Карусель”) һәм 3 радиоканал буенча халыкка бушлай заманча сыйфатлы хезмәт тәкъдим ителә. 2014 ел башына телеканаллар саны 20гә җитәчәк, дигән максат куела. Цифрлы телевидениене ачу чарасында РТПСның әлеге зур эшкә әзерлеге һәм аны техник тәэмин ителеш торышы каралды. Б.Теребиленко  яңалыкны  дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эш дип атап, аны үзвакытында һәм грамоталы кабул итә белгән коллективка рәхмәтен җиткерде. 

Татарстанда беренче цифрлы телевидение 2012 елның 1 мартында җибәрелде. Татарстан–цифра яңа – DVB-2/MPEG-4 иң заманча стандартта килгән беренче Россия субъекты. Ул сыйфатлы телевидение генә түгел, мультимедияле сервислардан куллану мөмкинлеге дә бирә. Бу максатка республикада 133 радиотелетапшыру станциясе (РТПС)  эшләячәк, шул исәптән аның  64е яңабаштан төзеләчәк. Шул рәвешле 2014 елга республиканың  3 меңнән артык торак пунктында яшәүче 4 млн.га якын кеше аннан файдалан  алачак.Бу уңайдан безнең районда да быел 4  РТПС булдыру күздә тотыла. Нурлаттан тыш алар Мамык, Торнояс һәм Елаур авылларында төзеләчәк. Әмма цифрлы телевидениедән файдалану өчен халыкка приствка алу кирәк булачак. Әлбәттә, бу махсус декодр куелган телевизорлары булмаган кешеләргә кагыла. Цифрлы телевидениенең үсеш темпларын һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге киңәюне дөрес бәяләгән кеше моның белән генә исәпләшмәстер, шәт.

Тантанада катнашкан район башлыгының беренче урынбасары Ф.Ногманова яңалыкны безнең район телевизор каручылары өчен дә әһәмиятле вакыйга буларак бәяләде һәм район җитәкчелегенең заманча сыйфатлы телевидениене халыкка җиткерү эшеннән читтә калмаячагын белдерде. Исегезгә төшерәбез: 1017 елга кадәр бездә әле  аналоглы телевидение дә гамәлдә булачак. Әмма цифра килде, киләчәк – аныкы, бары яңалыкны кабул итә белергә генә кирәк . Һәрбер эштәге кебек: кем иртәрәк алына–шул күбрәк ота.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International