ТР Нурлат шәһәрендә РФ Пенсия фонды идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән социаль түләүләр арта.
Көтелгән 3,7% урынына, социаль түләүләр 4,9 % ка индексацияләнгән. Бу арттыру айлык акчалата түләүләр алучы - Нурлат районында яшәүче алты меңнән артык кешегә кагылачак.
Аларга инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиациягә дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм кайбер башка гражданнар керә.
Индксация күләме 2020 елга инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.
Моннан тыш, ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул ЕДВ алучыларга тиеш һәм хезмәт күрсәтү яки акча белән тәкъдим ителә.
Җыелманың бәясе айга 1 211,66 сумга кадәр арткан.
*дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент - аена 933,25 сум)
*төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (аена акча эквиваленты - 144,37 сум)
*шәһәр яны транспортында яки шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту (акча эквиваленты - аена 134,04 сум).