Авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Төрнәс авылы, Совхозның беренче бригадасы һәм совхозның Гәйтән бүлекчәсе.
Халык җыенында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Сход күтәренке рухта узды: Людмила Рыбакова җирле мәктәп өчен шахмат җыелмалары, шахмат тактасы һәм шахмат буенча дөнья чемпионнары портретларын тапшырды. Монда ук актив авыл кешеләрен котладылар.