Нурлат районында гражданнар җыены дәвам итә. Каравыл Тавы авылы Күпфункцияле үзәгендә узган гражданнар җыенында Егоркино авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Башкарылган эшләр турында хисап доклады белән биредә авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов чыгыш ясады. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин халык җыенында районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды, авыл кешеләрен активлык күрсәтергә, төрле программаларда катнашырга өндәде.
Җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты. Ул республика һәм федераль программалар буенча мәгълүмат бирде. Шунда ук авыл мәктәбе өчен бүләкләр - шахмат җыелмалары, шахмат тактасы һәм шахмат буенча дөнья чемпионнары портретлары тапшырылды. Традиция буенча җыенда актив авыл кешеләрен, юбилярларны котладылар.