Нурлат районы мөхтәсибәте мохтаҗларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Мөселманнар Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондыннан районга азык-төлек җыелмалары кайтарылды. Алар шәһәр һәм авыл мәчетләре аша ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга тапшырыла.

Шул ук вакытта мөхтәсибәт “Игелек кыл” акциясе кысаларында 4 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм мохтаҗларга кием-салым белән  ярдәм итә. Шушы көннәрдә, мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдә аккаунтларында белдерүне күргәч, Мамык авылына Таҗикстаннан күчеп кайткан Раджабовлар мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗәдә, гаиләдә тәрбияләнүче ике бала яңа, яхшы кием белән тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International