Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 2 февралендә кич 18 сәгатьтән 3 февральдә көнне кич  сәгать 6га  кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

3 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр нәтиҗәсендә биналарның түбәләреннән боз төшү, шулай ук милеккә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар.

Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, кар җыелып торган козырекларны чистарту таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмияткә ия объектларда.

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Кар ишелеп төшәргә мөмкин булган түбәле йортларга якын килмәскә, мондый урыннарда балаларга дайөрергә рөхсәт итмәскә.

кәрнизләрендә боз катламнары барлыкка килгән корылмалар тирәсендә автомобильләрне калдырмаска.

хәвефле урын киртәләп куелган урыннарда лентаның артыннан узарга тырышмаска, ә башка юл белән куркыныч урыннарны урап узарга;

Тышта урамнан барганда колакчыннар кимәскә, түбәдән ишелеп төшкән кар тавышын ишетмәскә мөмкин.

Моны белү мөһим! Әгәр тротуар буйлап барганда югарыда шикле тавыш ишетсәгез - туктарга, баш күтәрергә һәм анда ниләр булганын карарга ярамый. Әгәр өстән кубарылып төшеп бара торган кар яки боз сөңгеләре булуы ихтимал. Бина янынан йөгерергә ярамый. Түбәнең козырегы, саклык чарасы буларак, мөмкин кадәр тизрәк стенага сыенырга кирәк.

Игътибарлы булыгыз! Түбәдән төшкәч, кар һәм боз түбәнең уртасыннан да төшәргә мөмкин, шуңа күрә тротуарда элек шуып төшкән кар эзләре яки бозлы калкулыклар күренсә, боз сөңгеләреннән тамган су җыелып торса, бу урынның куркыныч булуын күрсәтә.

Томан вакытында:

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
  6. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

 

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International