Яңа айның беренче көнендә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Андреевка авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
Авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова узган елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
"Халыкның иминлеге күп очракта социаль мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Андреевка авыл җирлеге территориясендә асфальтлау, газлаштыру, Интернетка тоташу буенча яхшы күрсәткечләр бар", - дип билгеләде Надежда Ивановна.
Аның сүзләренә караганда, елдан-ел авылның чистара һәм төзекләнә баруы сөендерә, бу һәр кешенең хезмәте. Яздан ук территорияне төзекләндерү эшләре башлана. Авыл халкы үзенең йорт тирәләрен тәртипкә китерә. Чүп-чар җыештырыла, җәй дәвамында исә чүп үләннәрен чабалар.
Әмма җирлек башлыгы хәбәр иткәнчә, җирлектә якын арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Аларның берсе халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итүгә бәйле, ул әлегә ачык кала бирә. Хәзерге вакытта биредә эчә торган су белән скважина тәэмин итә, ул даими ремонт һәм хезмәт күрсәтүне таләп итә. Шулай да халык элеккечә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүгә өметләнә.
Халык белән очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Күпьеллык намуслы хезмәте, районда җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше һәм шәхси юбилее уңаеннан Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.