Богдашкино авыл җирлегендә 2020 елга бурычлар билгеләнде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Богдашкино авыл җирлегендә гражданнар җыенында, гадәттәгечә, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова чыгышында билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елда да территорияне төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк, шул исәптән буш йортларны рәсмиләштерүне төгәлләү дә планлаштырыла. Алар җирлектә 32. Шулай ук гамәлдәге суүткәргеч челтәрен рәсмиләштерү эше дә дәвам итәчәк.

Билгеләнгән бурычлар арасында - артезиан скважинасын саклау зонасына павильон урнаштыру һәм коймалар кую, спорт мәйданчыгын киртәләү һәм аның территориясен яшелләндерү, һәлак булган сугышчы-якташларыбызга куелган һәйкәлне ремонтлау, монда «Татанефть» ПАО конкурсында откан грант ярдәм итәчәк”.

"Һәр яңа көн яңа бурычлар куя, хәл итүне таләп итүче яңа проблемалар барлыкка килә, әмма без ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйбыз", - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Алевтина Михайлова.

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул шулай ук Нурлат районының социаль-икътисади үсешендәге төп юнәлешләргә җентекләп тукталды. Үзара салым программасында активрак катнашырга чакырды.

Форсаттан файдаланып, богдашкинлылар үзләрен борчыган сорауларны да әйттеләр. Аерым алганда, алар чүп-чар контейнерларын урнаштыруга, этләр аулауга, Иске Чаллы хастаханәсен торгызуга кагыла. Сорауларга җаваплар урында бирелде. Очрашу җирлекнең актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International