Нурлатлылар сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасында катнаша алалар

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Белгечләргә сорауларны WhatsAppта, "Минем депутат" порталында калдырырга һәм электрон почта аша юлларга мөмкин.

1 февральдә Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы башлана. Бу көнне сәгать10.00да РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР ТФОМС җитәкчесе урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова халыкны кабул итәчәк.

1 февральдә сәгать12.00дә инстаграмда аккаунтында (opriemnaya116) РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционист-эпидемиологы Дмитрий Лопушов, ТР Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева катнашында «Татарстан Республикасында халыкны вакцинацияләү турында» темасына багышланган туры эфир узачак. Ул  тәмамлангач, экспертлар республикабыз халкын кабул итәчәк. Халыкны кабул итү 13.00 сәгатьтә башлана.

2 февральдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү үткәрә, кабул итү 13.00 сәгатьтә башлана.

3 февральдә 14.00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева катнашында дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак.

4 февральдә инстаграм аккаунтында сәгать 10.00да «Халыкны диспансеризацияләү һәм авыруларны профилактикалау турында» Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова катнашында туры эфир була.

14.00 сәгатьтә Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Skype (priemnayaer116) буенча гражданнарны дистанцион тематик кабул итүне РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич үткәрәчәк.

Тематик кабул итүгә алдан язылу башланды. Мөрәҗәгатьне калдырырга яки өстәмә мәгълүматны 8 843 238 1000 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Экспертларга сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны («Минем депутат " порталы) һәм op@tatarstan.er.ru адресы буенча электрон почтага калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International