«Околица» фольклор төркеме әгъзалары халык җырлары үз халкыңның тарихын һәм мәдәниятен сакларга ярдәм итә дип саныйлар

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы көтеп алынган вакыйга буларак  районыбыз халкы йөрәгендә яңгыраш тапты.  

Ул Биляр-Озерода яшәүчеләрне үз милли тамырларына күз салырга этәрә: авыл мәдәният йорты каршындагы берләшмәләр халык традицияләрен яңарту өстендә эшлиләр. Мисал өчен, рус һәм чуваш телләрендә халык җырларын аерым җылылык һәм мәхәббәт белән башкаручы “Околица” фольклор төркеме – шундыйларның берсе.

“Кызганычка каршы, күпсанлы халык җырларын белгән әбиләребез дөнья куйды инде”, дип уртаклашты авыл мәдәният йорты мөдире Татьяна Николаевна. “Әйтик, каенанам “Посеяла огурцы” дип аталган матур халык җырын башкара иде, бүген аның сүзләрен беркайдан да таба алмыйбыз. Мин үзем рус телендәге җырлар башкарам, халкыбызның фольклор традицияләрен саклап каласым килә. Халык җырлары аша без моны тормышка ашырырга тырышабыз”.

Җирле балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Сальникова да фольклор төркеменә теләп кушылган. Рус җырлары белән беррәттән ул чуваш җырларын да башкара.

“Соңгы елларда авылыбызда хорда җырлаучылар калмады: элегрәк мәктәпнең үз төркеме бар иде, әмма ул таркалды”, дип уртаклашты ул. “Без җырларга телибез, һәм безнең җырларыбыз туган як, авыл темаларына багышланган. Чуваш милли мәдәниятен торгызасы, туган телебездә җырлыйсы килә. Ә төркемебез әгъзасы, тумышы белән Чияле Аланнан булган Елена Сиплатова бик матур җырлый һәм безне дә кызыксындыра, без аның белән чуваш җырларын башкарырга өйрәнәбез”.

Фольклор төркеменең тагын бер әгъзасы Елена Алексеева – авыл китапханәчесе. Ул быел китапханәләргә аерым миссия йөкләнүен яхшы аңлый. “Китапханәбез фондында 6000ләп китап исәпләнә, төп әдәбият рус телендә булса да, татар, чуваш телләрендә басылганнары да бар. Авылыбызда татарлар яшәми, әмма мәктәбебез – күпмилләтле, бирегә Кәкре Атау һәм Бикүледән килеп укыйлар. Алар үз туган телләрендә – татар китаплары алалар. Хәзер балалар өчен китаплар рус, татар, чуваш телләрендә дә басыла. Авылыбыз балалары китапханәгә килгәч, татарча да укый белүләрен әйтәләр, бу бик сөендерә”,-  дип уртаклашты ул.

Елена Анатольевна агымдагы елга чаралар программасын төзегән инде.

“Китапханәбез каршында яшүсмерләр клубы эшли, без балалар белән хокукый һәм башка темаларга чаралар үткәрәбез. Балалар өчен китап укучылар клубы да бар. 30нчы гыйнварга авыл мәктәбе белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган уртак чара планлаштырдык. Укучылар белән тел турында әңгәмә корып, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерәчәкбез, уеннар уйнаячакбыз, татар, рус һәм чуваш телләрендә мультфильмнар караячакбыз”, - дип уртаклашты ул якын киләчәктәге планнары белән.

Әмма боларның барысы да – эш сәгатьләре вакытында. Ә пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә кичен алар халык җырларын башкару өчен авыл мәдәният йортына җыелалар. “Околица” төркеме оешуга ел ярым гына әле. Авыл мәдәният йорты режиссеры Александр Николаев, авыл хатын – кызларын җыйган һәм алар Өлкәннәр көнендә беренче җырларын башкарганнар. Шул көннән башлап авылда бер генә чара да төркем катнашыннан башка узмый. Алар халык җырлары туган телнең матурлыгын чагылдыра һәм телгә мәхәббәтне гасырлар буе саклый дип саныйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International