Район игенчеләре алдына быел нинди планнар, бурычлар куела? Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев белән сөйләштек.
-Фаил Фәтхуллович, былтыр районда соңгы 12 елда күрелмәгән зур уңыш җыеп алынды. Билгеле, быел да хуҗалыклар алдына зур бурычлар куела торгандыр. Зур уңышка ирешү өчен нинди төп шартларны истә тотарга киңәш ителә?
- Беренчедән, чәчүлек мәйданнарны планлаштырганда ук барлык факторларны да исәпкә алырга кирәк. Билгеле булганча, Татарстан игенчелек өчен рисклы зоналардан санала, шуңа да корылык куркыныч тудырмасын өчен бөртеклеләр мәйданнарының кимендә 40 процентын уҗымнар алып торырга тиеш. Район буенча көздән 20733 гектар уҗым культуралары чәчеп калдырылды, шуның 17 мең гектардан артыграгы – уҗым бодае, 3400 гектары – арыш, калганы – яшел азыкка тритикале. Районда быел бөртеклеләрнең мәйданы 43 мең гектардан артыграк булырга тиешлеген исәпкә алсак, бу якынча 48 процент. Димәк, елга яхшы нигезебез бар. Гыйнвар аенда көчле суыклар торуга да карамастан, уҗымнар яхшы кышлый, соңгы тикшерүләр тармаклану урынында шикәрнең микъдары 30 процентка кадәр җитүен күрсәтте.
Әлбәттә инде, орлыклыларның сыйфатына да игътибарны киметергә ярамый. Көздән 7130 тонна күләмендә бөртекле сабан культуралары орлыклары салып калдырылды, бу планга карата 105 процент. Орлыкларның 43 проценты – оригиналь һәм элиталы, массовый орлыклар – 11 процент. Кызганычка карщы, орлыкларның сыйфатына кайбер хуҗалыклар тиешенчә игътибар биреп бетерми. Мәсәлән, узган елда “Билярск” ВЗПсында массовый орлыклар 91 процент тәшкил итте. Күпчелек вак фермер хуҗалыкларында да бу сорау проблемалы булып кала.
Тотрыклы һәм яхшы уңыш алыр өчен быел да һәр гектарга 70 килограмм күләмендә ашлама кертү бурыч итеп куела. Өстәвенә, быел минераль ашламаларга субсидия тупланган ашламалар күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Мәсәлән, 1 июльгә кадәр хуҗалыклар һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә кимендә 50 килограмм ашлама тупларга тиеш булачаклар, шуларның 10 килограммын дәүләт субсидия рәвешендә бүлеп бирәчәк. Әмма тагы бер шарт бар: узган елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр хуҗалыклар 35 килограмм ашлама тупларга һәм агрохимик картограммалары булырга тиеш иде.
Минераль ашламаларны әзерләү өчен эремә узеллары булган һәм аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан тәкъдим ителгән беренче ике вариантка туры китереп ясаган хуҗалыклар исә 1,3 процент күләмендәге өстенлекле коэффициенттан да файдаланачак. Безнең районда әлеге параметрларга “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы туры килә. Бүгенге көндә район буенча эремә узелларының саны 4кә җитеп килә. Гомумән, эремә узелы 500 гектардан артыграк җире булган һәр хуҗалыкта ясалырга тиеш. Район буенча аларның саны 8 булыр дип планлаштырабыз.