Нурлат халкын «Персонал белән идарә» программасы буенча бушлай укуга чакыралар

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Укуда катнашу өчен документларны 2021 елның 2 февраленә кадәр тапшырырга кирәк.

«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тыңлаучыларны «Персонал белән идарә итү» программасы буенча 2021 елның 16 февраленнән 27 ноябрьгә кадәр бушлай укыта.

Әлеге программа буенча укырга теләүчеләр җентекләп таныша һәм сылтама буенча гариза бирә алалар: https://tipkadpo.ru/predprinimatelstvoperepodgotovka/upravlcnie-pcrsonaIoni-2/

Укуда катнашу өчен түбәндәге документларны: институт сайтына куелган тутырылган гариза карточкасын, паспорт күчермәсен (2,3 битләр), диплом күчермәсен тапшырырга һәм электрон почтага җибәрергә кирәк: tipka umo@maii.ru

Уку тәмамланганнан соң һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы үткәч, тыңлаучыларга персонал белән идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең яңа төрен алып бару хокукын бирә торган диплом тапшырыла.

Өстәмә мәгълүматны 2-07-03 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International