Дәүләт тарафыннан терлек хуҗаларына бирелә торган субсидияләр авыл халкы өчен хуҗалыкларны үстерүгә яхшы этәргеч булып тора.
Узган ел, мәсәлән, Колбай-Мораса авыл җирлегендә яшәүчеләргә 1 млн сумнан артык субсидия кайткан.
Авыл җирлеге башлыгы Ришат Насыйбуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыкларда 566 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 280 е – савым сыерлары. Халык терлек асрауга күбрәк игътибар бирә башлаган. Мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлек саны 64кә арткан.
Моннан тыш, авыл халкы ат, кәҗәләр, йорт кошларына да субсидия алган. Каз бәбкәләре үстерүгә субсидия алу өчен 12 гаилә гариза язган.