Бүген Нурлат шәһәре Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова Югары Нурлат микрорайонында узган халык җыенында шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтовага һәм мәгариф системасы ветераны Нәфисә Төхвәтуллинага Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклауда аларның куйган фидакарь хезмәтен, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге үткәргән чараларда актив катнашуын билгеләп үтте. Әлфия Салих кызы хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде һәм җылы теләкләрен җиткерде.