Авыл җирлегендә узган ел дәүләт ярдәме белән ике гаилә мини-ферма төзегән.
200 мең сумлык субсидияләр аларга капиталь хуҗалык корылмалары төзергә ярдәм иткән, бу киләчәктә терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта терлекчелек белән шөгыльләнүче башка шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да 992 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Авыл халкы 135 баш сыерга, 15 ат, 13 кәҗә исәбеннән субсидияләр алган.