Бүген Югары Нурлат микрорайонында район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы узды.
Матур гадәт буенча, биредә микрорайон халкын һәм кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Микрорайонда яшәүчеләр белән җирле хакимият арасындагы ачык сөйләшү район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә алып барылды. Алмаз Сәлимович катнашучыларны 2020 елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, агымдагы елга планнарны да җиткерде. Быел биредә Мәдәният йортына капиталь ремонт башлау планлаштырылуы Югары Нурлат халкы өчен аеруча шатлыклы яңалык булды.
Сүз уңаеннан, биредә территорияне һәм Мәдәният йорты бинасын төзекләндерү буенча кайбер эшләр узган елда ук инде башкарылган: “Югары Нурлат” ТИҮ рәисе Ильяс Төхвәтуллин җитәкчелегендә “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” конкурсында откан грант хисабына, 5 тәрәзәне алыштырганнар, тирә-юньне төзекләндергәннәр, аерым алганда, Габдулла Тукай һәйкәле янындагы мәйданчыкта брусчатка җәелгән.
Очрашуда Ильяс Төхвәтуллин авылның актив кешеләрен дә билгеләп үтте: Мөхәммәтҗановлар, Шәфиевлар һәм Әхмәтсафиннар гаиләләренә “Дуслык” район газетасына язылу бүләк итте.
Очрашу кысаларында микрорайонда яшәүчеләр шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Федор Терентьевның 2020 елда Нурлат шәһәрендә башкарылган эшкә йомгак һәм агымдагы елга планнар турындагы докладын тыңладылар.