Бүләкләү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында узды.
ТР буенча инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримовка Рәхмәт хаты тапшырды.
«Сезгә Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә ярдәмегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Зирәк белемегез, гамәли эшчәнлек һәм оештыру эшенең тәҗрибәсе Сезгә катлаулы һәм җаваплы бурычларны ышанычлы хәл итәргә мөмкинлек бирә", - диелә хатта.