Бу хакта клуб җитәкчесе Владимир Малыгин хәбәр итте.
"Легенда" коллективына Халыкара хәрби-тарихи экспедиция җитәкчесе С.А.Бариновтан Рәхмәт хаты тапшырылды.
Актив эзләү эшләре, тарихи мирасны саклау һәм "Ржев Калинин фронты" Халыкара хәрби-тарихи экспедициясен уздыру барышында яшьләрне патриотик тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәннәре өчен аларга истәлекле диплом тапшырдылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый экспедицияләрдә катнашкан якташларыбызның бу беренче казанышлары түгел. "Легенда"ны яңа уңышлары белән котлыйбыз һәм тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешүләрен телибез.