Халык белән очрашуда Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.
Узган елгы халык җыенында Түбән Нурлат микрорайонында яшәүчеләр мәдәният йорты төзелеше мәсьәләсен күтәргәннәр иде. Һәм менә район җитәкчелегенең Түбән Нурлат халкы белән очрашуы 2020 елның декабрендә генә ачылган «Нур» татар мәдәнияте үзәгенең заманча бинасында узды. Бүген биредә чын мәдәни тормыш кайнап тора: микрорайонда яшәүчеләр яңа спектакль репетицияләренә керешкәннәр. Түбән нурлатлыларны әлеге мөһим вакыйга белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков тәбрикләде, ул “Нур” үзәге директорына “Татар дөньясы” китабын бүләк итте.
Микрорайонда яшәүчеләр белән очрашуда район һәм шәһәр буенча 2020 елга йомгак ясадылар, шулай ук "Түбән Нурлат" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Әфрүзия Тямаеваның отчет доклады тыңланды. Шунда ук халыктан кергән сораулар буенча да аңлатмалар бирелде.