Җыенда авыл халкы узган елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар. Яңа Иглай авыл җирлегенең гражданнар җыены Светлое Озеро авылы мәдәният йортында Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында узды. Алмаз Сәлимович үз чыгышында Нурлат районының 2020 елда социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, төрле федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган зур эшләрне билгеләп үтте. Шулай ук ул Яңа Иглай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын уңай бәяләде.
Бүгенге көндә җирлек территориясендә 10 кече крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Узган ел ике КФХ «Агростартап» республика конкурсында җиңеп, грантка лаек булган. Бер фермер «Яшь фермер» конкурсы кысаларында дәүләт ярдәме алган. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да активлык күрсәтә. Узган ел авыл халкы 11 млн. 383 мең сумлык сөт, 9 млн. 563 мең сумлык ит саткан.
Гражданнар җыенында авыл халкы район Башлыгы һәм җаваплы хезмәтләр җитәкчеләреннән үзләренең проблемалы сорауларына җаваплар алды. Шунда ук алар ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковка Якты Күл авылында Кондырча елгасы үзәнен турайту буенча масштаблы эшләр башкаруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.