Бүген тантаналы шартларда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә «Минем гаиләм шәмаиле» күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмә Нурлатта беренче тапкыр оештырылган. Ул киләсе җомгага кадәр атна дәвамында эшләячәк. Теләгән һәр кеше нурлатлыларның өйләрендә сакланучы гаилә ядкарьләре белән эш сәгатьләрендә атна дәвамында таныша ала.
"Күргәзмәдә өч номинация буенча 90 эш тәкъдим ителде, болар - шәмаилләрнең төп нөсхәләре, аларның фотосурәтләре һәм шамаилләрнең гаиләләрдә барлыкка килү яки сатып алу тарихына багышланган иҗади эшләр. Күргәзмәне мөселман мәдәниятен һәм татар сәнгатен популярлаштыру өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырдык», - диде күргәзмәне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Күргәзмәне ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин һәм имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов катнашты. Алар татар халкының мирасын өйрәнүдә, гореф-гадәтләрне, милли колоритны саклауда күргәзмәнең зур әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Әлеге чарага шамаилне өйләрендә ядкарь буларак саклаучылар да чакырылган иде, алар күргәзмәгә килүчеләрне гаилә кыйммәтләренең кызыклы тарихы белән таныштырды. Мәсәлән, 9 нчы мәктәпнең туган тел (татар) укытучысы Гөлүсә Шәмсуарова 1 гасырлык тарихы булган шамаил белән таныштырды. Мөдир Фәйрүзә Якупова җитәкчелегендә “Әкият” балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре э актив катнашты.
Чара бүләкләү белән тәмамланды. Күргәзмәдә катнашучыларның һәркайсын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.