Татарстанның баш экологы Нурлат аграр техникумында булды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында, Нурлат аграр техникумында булды.

Алар техникумда белем бирү процессын оештыру белән таныштылар, студентлар белән аралаштылар, җитештерү остаханәләрен карадылар.

Бүгенге көндә техникумда 455 студент авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечлекләре буенча белем ала. Һөнәри белем учреждениесенең актлар залында район җитәкчелеге техникум коллективы һәм студентлары белән очрашты.

Белем бирү процессын оештыру, казанышлар турында техникум директоры Алевтина Граф сөйләде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үз чыгышында Нурлат районының узган елгы төп социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды, агымдагы елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде.

Безнең район кураторы булган Александр Шадриков республикада соңгы елларда гамәлгә ашырыла торган президент программалары турында сөйләде, төрле чемпионатларда, конкурсларда ирешкән уңышлары өчен студентларга рәхмәт белдерде. Шулай ук бу казанышларда  техникум укытучыларының хезмәтен дә билгеләп үтте. Чара бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International